news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Сөләйманов: «Мин татарча сөйләшәм» мохитендә татар теле яшәп кала алачак

«Яшьләрнең берләшүе мөһим, чөнки татар теле бүгенге көндә кирәкле тел», - диде министр.

Тимур Сөләйманов: «Мин татарча сөйләшәм» мохитендә татар теле яшәп кала алачак
архив/Михаил Захаров

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов фикеренчә, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында татар теленең киләчәге бар.

"Татарча сөйләшү - һәр кешенең үз карары. Туган телеңдә син балаларың белән, эштә киңәшмәләр уздырганда сөйләшә аласың һ.б. Шуңа күрә яшьләрнең берләшүе мөһим, чөнки татар теле бүгенге көндә кирәкле тел", - диде ул журналистларга.

Аның әйтүенчә, "Мин татарча сөйләшәм" төрле республиканың башка районнарында булган оешмаларны берләштерә.

"Яшьләр ел саен шушы хәрәкәткә килеп кушыла. Сәхнәдә яңгыраган җырларның сүзләрен белмәсә дә, дусларыннан ишетеп, булса да килә. Монда аерым мохит бар. Бу мохит заманча кызыклы, сыйфатлы проектларны булдырырга этәрә", - дип саный Тимур Сөләйманов.

Министр бу хәрәкәткә инде 18 ел булуын әйтте. "Төрле формалар аша яшьләрнең дә татар телендә сөйләшергә, аны төрле өлкәләрдә куллануга кызыксыну уяна", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot