news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов көз айларында «Алдынгылар хәрәкәте» өч тапкыр үсәр дип фаразлады

Тимур Сөләйманов көз айларында «Алдынгылар хәрәкәте» өч тапкыр үсәр дип фаразлады
Солтан Исхаков

Татарстаннан 30 меңгә якын бала «Беренчеләр хәрәкәте»нең төрле җәйге программаларында катнашкан. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар артыр, дип фаразлады.

«Һәр муниципаль районда хәрәкәтнең командасы булдырылды. Ул балалар һәм яшьләр хисабына үсә бара. Җәйдән соң бу тагын да сизелә, чөнки җәй дәвамында безнең программаларда 30 меңгә якын бала катнашты. Бу - биш профильле смена, өч палаткалы лагерь, муниципаль лагерьларда узган «Алдынгылар хәрәкәте көннәре». Безнең төп максат — балалар һәм яшьләр хәрәкәте чыннан да балалар һәм яшьләр хәрәкәте булсын. Без барысын да балалар белән бергә эшлибез», - диде ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 500гә якын хәрәкәт клубы бар. Җитәкче җәйге программалар нәтиҗәләре буенча хәрәкәттә катнашучылар саны артачак, дип фаразлый.

«Минемчә, сентябрь-октябрь айларында без өч тапкыр үсәчәкбез. Җәйге лагерьларда катнашучылар бу эшчәнлектә катнашырга тели. Без бу процессны катлауландырмыйбыз. Клуб өчен өч кеше җитә, бернинди сан күрсәткечләре куймыйбыз», - дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100