news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Сөләйманов: Балаларыбыз татар телен бездән яхшырак белергә тиеш

Тимур Сөләйманов: Балаларыбыз татар телен бездән яхшырак белергә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов фикеренчә, татар телен саклау - төрле факторлардан тора.

«Бу күпкырлы мәсьәлә. Минемчә, шундый җыелышларда милләтнең үзаңы яшьләр өчен аеруча мөһим. Иң зур мәсьәләләрнең берсе - балаларыбызның татар телен белүе. Ул бакчадан, татар теле белән кызыксынудан башлана. Әлбәттә, күп нәрсә үзебездән тора. Үзебезгә шундый бурыч куярга тиешбез: безнең балалар татар телен бездән яхшырак белергә тиеш», - диде ул IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы пленар утырышындагы чыгышында.

Аның әйтүенчә, әгәр үзебез шул мәсьәләгә көч бирә башламасак, беркемнән берни көтәргә кирәкми. «Тәкъдимнәрне хөкүмәт алдына да куярга кирәк. Әмма үзебездән дә күп нәрсә тора. Минемчә, уяну кирәк. Әгәр бу форум шул хисләрне уята ала икән, бу - уңыш. Бер-беребез белән татарча аралашыйк. Тарихыбыз, мәдәниятебезгә карата игелекле гамәлләр кылыйк», - диде Тимур Сөләйманов.

«Барыгызга да иң изге теләкләр. Сессияләр, очрашулар эшлекле булсын. Бер очрашу - бер мизгел, гомер диләр. Ул безгә көч куәт өсти торган мизгел. Форум шушы бәйләнешне ныгытсын иде. Бергә җыелышканда яңа планнар, инициативалар туа. Күп әйбер эшләнелә, әмма җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Барлык инициативаларга ярдәм күрсәтелә. Телләр комиссиясе бик актив эшли, Рәискә, Марат Әхмәтовка рәхмәт», - диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе.

Ул соңгы өч елда «Алдынгылар хәрәкәте»н җитәкләвен әйтте. «13нче юнәлешне булдырдык, ул - туган телләр юнәлеше. Бу бик мөһим. Россия күләмендә патриотик хәрәкәтне булдыру кирәк. Бу туган тел, мәдәният, телгә карата мөнәсәбәттән тора. Без өч-дүрт ай саен комиссия белән очрашкан вакытта проектларга ярдәм күрсәтелә. Аланнарда лагерьләр оештырыла, бүгенге көндә яшүсмерләрне кызыксындыру җиңел түгел, без алар белән актив эш алып барабыз. «Рувики» белән актив эшлибез. Әгәр татар телен саклап калырга телибез икән, ул интернетта булырга тиеш», - дип саный Тимур Сөләйманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot