news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^ Тимур Сираҗетдинов исемендәге приз булдырылды

^ Тимур Сираҗетдинов исемендәге приз булдырылды

(Санкт-Петербург, 2 март, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта Русия Герое Тимур Сираҗетдиновның дзюдо белән шөгыльләнүче якын дуслары һәм аны яхшы белгән танышлары татар егете исемендә приз булдырды.

Тимур Сираҗетдинов 1969 елда Ленинград шәһәрендә туа. Тимурның әтисе, спорт мастеры Гали улын беренче сыйныфта укыганда ук тау чаңгысына бастыра. Соңрак Тимур дзюдо белән шөгыльләнә башлый. Спортның бу төре буенча беренче разряд ала һәм үсмерләр арасында шәһәр чемпионы була. Дөнья чемпионы Николай Сиговта бокс буенча күнегүләр үтә.

Выборг районының 534нче санлы мәктәбен тәмамлаганнан соң Тимур Ленинград хәрби тимер юлчылар югары училищесына укырга керә. Шәһәр һәм өлкә эчке эшләр идарәсендә махсус билгеләнештәге «Тайфун» отряды оештырылганнан соң, ул анда языла. Тәҗрибәле белгеч һәм физик яктан сәламәт Сираҗетдиновны взвод командиры итеп билгелиләр.

Белемен арытаба камилләштерү максатыннан Тимур читтән торып Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлый һәм адъюнктурага керә.

Офицер буларак, 1995 елдан башлап Тимур Сираҗетдинов берничә тапкыр Кавказга командировкага бара. Дүртенчесе бик фаҗигале тәмамлана.

Ул 2000 елда Чечен Республикасының Комсомол поселогы өчен барган алышта һәлак була. Үлгәннән соң Сираҗетдиновка Русия герое исеме бирелә. Тимур укыган 534нче мәктәп аның исемен йөртә.

Тимур Сираҗетдинов призына дзюдо ярышларында, нигездә, спорт мастеры исеме яулаган ветераннар катнашты. Тәүге урынны С.-Петербург спортчысы, икенчесен Мәскәүдән килгән кунак алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100