news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Шаһивәлиев: «Алабуга» махсус икътисади зона Татарстан бренды булып танылды

Татарстандагы бу мәйданчык Россиянең күп төбәкләре һәм чит илләр өчен үрнәк булып тора диде «Алабуга» махсус икътисади зонасы башлыгы.

Тимур Шаһивәлиев: «Алабуга» махсус икътисади зона Татарстан бренды булып танылды
Рамиль Гали

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Алабуга» махсус икътисади зонасы башлыгы Тимур Шаһивәлиев «Алабуга» махсус икътисади зонасының Татарстан бренды булып танылуын әйтте. Бу хакта ул “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы өчен әңгәмә вакытында  хәбәр итте.

Россия истеблишменты өчен “Алабуга”, һичшиксез, бренд буларак танылды. Бирегә Россиянең һәм БДБ ииләренең үз-үзен хөрмәт иткән губернаторлары килә”, - диде Тимур Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, әле 10 ел элек кенә теге яки бу төбәкнең үзенең ташламалы шартларга ия җирле индустриаль паркы эшләп тору, түләүсез техник тоташтырулар һәм салым белән бәйле ташламалар гадәти булмаган хәл саналыр иде. Хәзер “Алабуга” күпләр өчен үрнәк булып тора һәм төбәкләрдә дә мондый мәйданчыклар барлыкка килә башлады.

“Без, тулаем алганда, ил буенча инвестицион активлыкны арттырдык һәм эшкуарлык өчен шартларны яхшырттык”, - диде «Алабуга» махсус икътисади зонасы башлыгы.

“Узган елда “Алабуга”ның бөтен инвесторлары бергәләп 77,8 млрд сумлык табыш алды. Бу факт безне республиканың биш бик зур компаниясе исәбенә кертә”, - диде Тимур Шаһивәлиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100