news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Кырымдагы «Сәләт» балалар лагере ел әйләнәсе эшләячәк

Лагерь быел җәй көне ачыла.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Сәләт» лагереның Кырымдагы «Ак Барс» аланы ел әйләнәсе эшләячәк.

Бу — балалар өчен тагын да яңа, тагын да сыйфатлырак, кызыклырак итеп итеп ял итү мөмкинлеге бирәчәк, дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов «Татар-информ»да журналистлар белән очрашу вакытында.

«Анда эләгү өчен зур конкурс булачак, портфолио булдырырга кирәк. Комиссия дә үз эшен алып барачак. "Сәләт"нең әлеге аланы ел дәвамында эшли торган база булачак. Димәк, күп кенә актив балаларның анда эләгү мөмкинлеге булачак дигән сүз», — дип сөйләде ул. 

«Сәләт»нең Кырымдагы аланына татар телен белгән балалар гына җибәреләчәге турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100