news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Сөләйманов Татарстанда эшкә урнашырга әзер булган яшьләрнең төп ихтыяҗын атады

«Яшьләр өчен стаж таләп ителми торган эш, тору урыны мәсьәләсе, һөнәри үсешкә бәйле ярдәмнең булуы кирәк», — диде министр.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов фикеренчә, яшьләр республикада эшкә урнашуда, торак сатып алуда һәм һөнәри үсештә ярдәмгә мохтаҗ.

«Беренчедән, хезмәт стажын таләп итми торган эш урынын табу, аннан соң эшкә урнашкан яшьләр өчен тору урыны мәсьәләсе мөһим. Моннан тыш, һөнәри үсешкә бәйле ярдәмнең булуы да кирәк», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәләләр буенча Татарстанда берничә программа гамәлгә ашырыла. Тимур Сөләйманов яшь гаиләләр өчен торак программаларын һ.б. чараларны атады.

news_right_1
news_right_2
news_bot