news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Татарча өйрәнергә теләмәгән балаларга «Сәләт»тә уңайсыз булачак

«Форумның төп максаты — белемгә омтылучы балаларга кирәкле тирәлек булдыру», — диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.

Тимур Сөләйманов: Татарча өйрәнергә теләмәгән балаларга «Сәләт»тә уңайсыз булачак
Солтан Исхаков

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов фикеренчә, татар телен өйрәнергә теләмәгән балалар өчен «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумында уңайсыз булачак.

«Әлбәттә, форумда теләсә кайсы милләт кешесе катнаша ала. Татар телен белү шарты да юк. Әмма форумга алганда, катнашучыга: „Татар телен белергә теләгең бармы?“ — дигән сорау бирелә. Бала: „Теләгем юк“, — дисә, аңа анда уңайсыз булачак. Чөнки форумда татар теле, мохите бик күп», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Тимур Сөләйманов сүзләренчә, кайвакытта форумга килгән балаларның берничә көннән соң өйләренә кире кайтасылары килә.

«Ата-аналар теләге белән килгән балалар бер-ике көннән соң: „Минеке түгел бу, татарча чыгышлар ясарга кирәк икән. Кире кайтарыгыз мине“, — ди. Аннан без аның әти-әнисенә аңлатабыз. Бала шәп, әмма аңа бу тирәлек туры килми. Форумның төп максаты — белемгә омтылучы балаларга кирәкле мохит булдыру», — диде министр урынбасары.

«Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумында дәресләр ике телдә булачак. «Дәресләр татарча һәм русча алып барылачак. Бик яхшы спикерлар чакырабыз. Татарстаннан да, Мәскәүдән дә киләчәкләр. Алар шушы белем мохитен тагын да сыйфатлы итәчәкләр», — диде Тимур Сөләйманов.

19 июнь-2 августта Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумы узачак. Анда 18 меңгә якын бала катнашыр дип көтелә. Быел да форумда онлайн катнашып булачак

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100