Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимур Сөләйманов Татар яшьләре көннәре ветераннарын очрашуга җыярга тәкъдим итте
Бүгенге Татар яшьләре көннәрендә катнашкан егетләр һәм кызлар өчен дә мондый очрашу кызыклы булыр иде, диде ул.
(Казан, 8 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Татар яшьләре көннәренең 45-50 яшьлек “яшьләре” белән очрашырга тәкъдим итте. Әлеге фикерен ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.
“Бүген Татар яшьләре көннәренең беренче елларында катнашкан “яшьләргә” 45-50 яшь. Кайберәүләре белән без бүген дә элемтәдә торабыз. Минемчә, берәр көнне сайлап, алар белән очрашып сөйләшү бик тә кызыклы булыр иде. Алар үз хатирәләре белән бүлешер, үзләре уйлап, эшләтеп җибәргән проектлар турында фикерләрен әйтер иде. Бүгенге Татар яшьләре көннәрендә катнашкан яшьләр өчен дә кызыклы булыр иде бу”, - диде ул.
- XXIX Татар яшьләре көннәре быел 26-30 августта “Борис Полевой” теплоходында узачак. Программада татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, “түгәрәк өстәл”, диспутларда фикер алышыр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә.
- Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм татар халкы тарихына кызыксыну уяту. Татар яшьләре көннәрен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз