news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Сәләт мәктәбенә бина булдыру юнәлешендә эшлибез

Хәзерге вакытта «Асылташ» Сәләт мәктәбе Казандагы 51нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшли, «Адымнар»да Сәләт сыйныфлары бар.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Сәләт мәктәбенә бина булдыру мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.

Хәзерге вакытта шул юнәлештә эшлибез, дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов «Татар-информ» журналистына.

«Кызганыч, әлегә төгәл җавап юк. Әлегә Казандагы 51нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында „Асылташ“ Сәләт мәктәбе эшли. Беренче һәм икенче сыйныф бар. Шулай ук „Адымнар“ мәктәбе базасында да „Сәләт“ сыйныфлары эшли. Бу класслар „Сәләт“ оешмасыннан методик яктан алып барыла. Минемчә, без бу практиканы киләсе елга да алып барачакбыз. Күпмедер вакыттан соң „Асылташ“ мәктәбе аерым мәктәп булып үсеп чыгар дип уйлыйбыз», — дип белдерде ул.

Хәзерге вакытта «Асылташ»та 1Ә һәм 2Ә сыйныфларында белем бирәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100