news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов: Мәдәниятара диалог форумы биредә узу – Казан тәҗрибәсен тану ул

Татарстан милләтара һәм динара багланышларда үз тәҗрибәсен дөньякүләм җәмгыятьләр белән уртаклаша ала.

Тимур Сөләйманов: Мәдәниятара диалог форумы биредә узу – Казан тәҗрибәсен тану ул
Рамиль Гали

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы форумын үткәрү урыны итеп Казанны сайлау очраклы түгел. Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов шулай дип исәпли.

Моны ул Татарстан башкаласының һәм тулаем Татарстанның әлеге юнәлештәге хезмәтен тану дип саный. “Без халыкара масштабтагы зур һәм төрледән-төрле чаралар үткәрелүче үзәк булып торабыз. Һәм, билгеле инде, сайлаганда ЮНЕСКО Казанны күздә тоткан. Бу Казанның бүгенге көндә бөтен дөньяга кирәк булган кызыклы, үзенчәлекле тәҗрибәгә ия булуын тану”, - диде Сөләйманов “Татар-информ”га интервьюда.

“ЮНЕСКО мәгариф, мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Барлык программаларда үзәктә яшьләр тора. Безгә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына, дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендә, мәдәниятара диалог юнәлешендәге программалар эше турында сөйләү өчен бер дигән мөмкинлек булып тора”, - диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.

Форум үзе, Сөләйманов фикеренчә, дөньякүләм дәрәҗәдә тәҗрибә алышу өчен уникаль мәйдан булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100