Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимур Ногманов: Татарстанда ярты миллионга якын кешенең үз эше бар
Татарстанда үз эше булган кешенең кесәсенә аена уртача 30 мең сумга якын акча керә, диде бизнес-омбудсмен.
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстанда 491 мең кешенең үз эше бар. Тулаем алганда, илебездә 10-30 миллион кеше ала торган керемнәрнең чыганаклары турында дәүләт берни дә белми. ТР Президенты каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» агентлыгы өчен биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Татарстанда үз эше булган кешенең кесәсенә аена уртача 30 мең сумга якын акча керә, дип өстәде бизнес-омбудсмен.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта дәүләт һәм җәмгыять алдында әлеге гражданнарга эшләү өчен мөмкин булган кадәр уңайлы шартлар тудыру бурычы тора. «Алар бик күп акча эшләп, аны казинода сарыф итәргә теләми. Әлеге кешеләрнең максаты - нормаль шартларда яшәү өчен ни беләндер шөгыльләнү һәм шуннан керем алу. Аларны урта сыйныф вәкилләре дияргә дә мөмкин. Бу кешеләрнең проблемалары да шактый», - диде Ногманов.
Татарстан 1 гыйнвардан үз эше булган кешеләр өчен салым җыю системасын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булачак.
«Әлеге система аларга кыенлыклар тудырмасын өчен, без барлык чараларны да күрергә тиеш», - диде Ногманов.
Интервьюны тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоверсиясе «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында дөнья күрәчәк.
Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен («Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасы) «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз