news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Ногманов Чаллыда эш сәфәрендә булды

Ул дәүләт заказларында өстенлекләр һәм эшмәкәрләрнең ни өчен сәүдә итүдә теләмичә катнашулары хакында сөйләде

  (Чаллы, 24 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов Чаллыда эш сәфәрендә булды. Ул эшмәкәрлекне үстерү һәм аларга ярдәм итү проблемасына багышланган эшлекле төшке ашта катнашты. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Сергей Рачков, икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев, шәһәрнең һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин да бар иде.

Чараның темасы – кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренең дәүләт предприятиеләрен һәм эре корпорацияләрен продукция белән тәэмин итүдә катнашуда каршылыкларны бетерү.

Эшлекле төшке ашта Тимур Ногманов дәүләт заказларында өстенлекләр һәм эшмәкәрләрнең ни өчен сәүдә итүдә теләмичә катнашулары хакында сөйләде. “Дәүләт тарафыннан бизнеска ярдәм итүнең ике юлы бар – ул ташламалар булдыру һәм продукция сатарга рөхсәт. Бүген күргәнебезчә, безнес бу процесста актив катнашмый. Бизнесменнар еш кына аны ничек эшләргә икәнен белми яки анда барысы да сатып алынган дип уйлый”, - диде ул.

Моннан тыш, Тимур Ногманов төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100