news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагумановны кабат Әлмәт районы башлыгы итеп сайладылар

Нагуманов кандидатурасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

Тимур Нагумановны кабат Әлмәт районы башлыгы итеп сайладылар
https://gossov.tatarstan.ru

(Әлмәт, 22 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Тимур Нагуманов яңадан Татарстанның нефть районы башлыгы итеп сайланды. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган район Советының беренче оештыру сессиясендә карар кабул ителде. Нагуманов кандидатурасын депутатлар каравына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

«Бу якындагы бишьеллыкка район язмышын ышанып тапшырган халык алдында зур җаваплылык. ТР Президенты ярдәме һәм „Татнефть“ компаниясе белән уртак эш алып бару нәтиҗәсендә без куелган барлык бурычларны да тормышка ашырырбыз дип ышанам», — диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Нагуманов өчен 62 депутат тавыш бирде, берәү — каршы, тыелып калучылар юк.

«Мин кыюлык белән җаваплылыкны үз өстенә алган, шәһәр һәм район проблемалары белән таныш булган кешене — Тимур Нагумановны хупларга тәкъдим итәм», — диде Мөхәммәтшин.

Ул Әлмәттә яшәүчеләрнең таләпчәнлеге югары, димәк, җитәкчелек әзерлекле булырга, кешеләрне яратырга һәм алар белән эшләргә, сорауларны хәл итү юлларын табарга тиешлеген искәртте.

Тимур Нагуманов хезмәттәшләренә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде, ант кабул итте һәм шәһәр халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, аларның хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен бөтен көчен куярга вәгъдә бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100