news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Нагумановка Татарстан Рәисе ярдәмчесе сыйфатында эшләргә тәкъдим иттеләр

Тимур Нагумановка Татарстан Рәисе ярдәмчесе сыйфатында эшләргә тәкъдим иттеләр
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Вәкаләтләрен вакытыннан алда төшергән Әлмәт районының элеккеге башлыгы Тимур Нагумановка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе сыйфатында эшен дәвам итү тәкъдимен җиткерделәр. ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров район Советының 46нчы чираттан тыш утырышында шулай дип белдерде.

«Тимур Дмитриевичка республика Рәисенең ярдәмчесе сыйфатында эшен дәвам итү тәкъдиме булды», - диде ул.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, депутатлар корпусы Нагумановның отставкасын кабул итте, нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

«Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районының яңа җитәкчесе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot