news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагуманов: Үзмәшгульләрнең шик-куркуы нигезле, ләкин кайвакыт күпертелгән

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил үзмәшгульләрнең куркуын бетерү юнәлешендә эш башкарылуын әйтте.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов фикеренчә, үзмәшгульләрнең шик-куркуы аңлашыла, ләкин кайвакыт күпертелгән, арттырылган. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта әйтте.

"Үз эше белән эшләүчеләрнең гамәлдәге эш формаларына карата шөбһәләре бар. Без инде бу мәсьәләләр буенча узган елдан бирле сөйләшәбез. Үзмәшгуль булып теркәлүнең ни дәрәҗәдә мәҗбүри, катлаулы булуыннан куркулар булды. Куркуларның берсе шәхси эшмәкәр булып теркәлергә теләмәү, ел дәвамында якынча 34 мең сум акча түләргә тиеш булу белән дә бәйле иде", - диде Тимур Нагуманов.

Ул үзмәшгуль өчен андый мәҗбүри түләү булмавын искәртте. "Бу куркуны бетерү өчен эшләдек, ләкин гел аңлатырга кирәк", - ди ул. Үзмәшгульләрнең банклар белән мөнәсәбәтләргә, исәп-хисап счетларын ябуга кагылышлы куркуы булуын да билгеләп үтте. "Шулай ук, аларны контроль-күзәтчеклек органнарының аеруча активлыгы, үзмәшгульләр белән эшләү регламенты булмавы да борчый. Кешеләр штрафлардан курка", - ди Тимур Нагуманов.

"Курку нигезле, аңлашыла, ләкин күбесе күпертелгән, арттырылган. Эш барышында барьерларның кайберләре бетерелә. Казанда административ-инспекция комиссиясе тарафыннан штрафларга мораторий кертү шуның мисалы. Дөрес, банклар исәп счетлары буенча операцияне туктата ала, ләкин әле бер факт та теркәлмәгән", - диде бизнес-омбудсмен.

Салым ставкалары бераздан артыр дип куркучыларга брифингта 10 ел дәвамында үзгәрешсез булачагы турында әйтелде. "Бу яңа салым режимы, беренче чиратта, халыкка мөмкин кадәр уңайлы, курыкмыйча рәхәтләнеп эшли алырлык булсын өчен кертелде", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100