news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Нагуманов «Үсеш департаменты» директорына сукбай этләр өчен шелтә белдерде

Тимур Нагуманов «Үсеш департаменты» директорына сукбай этләр өчен шелтә белдерде

Атналык планеркада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «Үсеш департаменты» директоры Кирилл Сафоновны шелтәләде. Район башлыгы сукбай хайваннарны тоту хезмәтләренең шәһәр халкының шикаятьләренә вакытында җавап бирмәвен билгеләп үтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Район башлыгы эшнең даими алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте. Контракт имзаланмаган очракта, мәсьәләне мөстәкыйль хәл итәргә кирәк диде.

Нагуманов нәтиҗә ясаганча, хуҗасыз этләр саны артмасын өчен чарасын күрергә кирәк.

Шәһәр башлыгының Телеграм-каналы чатында җирле халыктан дүрт аяклыларның агрессив төркемнәренә карата даими рәвештә шикаятьләр килә. Шикаять авторлары агрессив этләр аркасында балалар урамда йөрергә куркалар, дип белдерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot