news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагуманов сайлау участогына гаиләсе белән килгән

Тимур Нагуманов сайлау участогына гаиләсе белән килгән
Фото: Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Россия Президентын сайлауга 797 нче участокка гаиләсе белән бергәләп килгән.

«Гражданлык бурычымны үтәп, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирдем. Сайлауда катнашу ул – җаваплы вакыйга», – дигән Нагуманов.

Ул, шулай ук, күп кенә әлмәтлеләрнең участокларга балалары белән килүен күзәткән. «Фотога төшәләр, елмаялар. «Бөтен гаилә белән сайлауга» фотомарафонында катнашучылар күп. Россия үзе үк – зур бер гаилә кебек», – дип уртаклашкан район башлыгы.

«Сайлауда катнашу – гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик хисләрнең чагылышы. Шәһәр, рсепублика, илнең алдагы үсеше бездән тора. Сезне дә шушы мөһим вакыйгага кушылырга чакырабыз. Мин үз тавышымны бирдем. Кадерле әлмәтлеләр, сайлау участокларына килеп, гражданлык һәм патриотик позициягезне белдерегез! Бергә бары тик алга!» – ди Тимур Нагуманов.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.
  • Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100