news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагуманов: Прокуратура Татфондбанк факторын исәпкә алачак

Президент карамагындагы эшмәкәрләр хокукын яклау вәкаләтлесе прокуратураның Татфондбанк белән бәйле гамәлләре турында сөйләде.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Прокуратура игътибар беләнТатфондбанк тирәсендәге вазгыятьне күзәтә, әмма банкның вакытлы эшчәнлегенә тыгыла алмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов сөйләде. Президент карамагындагы эшмәкәрләр хокукын яклау вәкаләтлесе Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков белән очрашуның кайбер мисалларын китерде.

«Илдус Сәедович тагын бер тапкыр үзләренең өстенлекле эше – гражданнарның хокукларын саклау һәм эшмәкәрләрнең хокукларын саклау дип раслады. Тиешле рәвештә озакламый алар республика прокуратураларына нинди дә булса очракларны тикшергәндә авырлыклар килеп чыкса, әлеге факторга игътибар итү турында йөкләмә юллаячаклар. Кемдә дә булса ниндидер проблема туа калса, Татфондбанк факторы исәпкә алыначак», – дип аңлатты Нагуманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100