news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы

Былтыр бизнес-омбудсменга эшмәкәрләрдән 1846 мөрәҗәгать килгән.

Тимур Нагуманов икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тотуга каршы
Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов фикеренчә, икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тоту кирәкми. Бу хакта ул Татарстанның Дәүләт Советы утырышында ясаган чыгышында белдерде.

Бизнес-омбудсмен депутатларга 2017 елгы эшчәнлеге турында докладын тәкъдим итте.

Тимур Нагуманов тикшерү изоляторларында булган эшмәкәрләр янына баруы турында сөйләде. “Без дә, Россия Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкил дә, икътисади җинаятьләрдә гаепләнүче эшмәкәрләрне сак астында тоту кирәкми¸ дип берничә мәртәбә әйттек. Гаепләүләр исбатланмаса да, тикшерү изоляторына кертү 100 процент очракта диярлек бизнес, предприятиеләрнең эшен җимерә, кешеләрне эш урыннарыннан колак кактыра. Шуңа күрә без, суд карары чыкканчы, эшмәкәрләрне сак астына япмаулары өчен тырышабыз”, - диде ул.

Былтыр бизнес-омбудсменга эшмәкәрләрдән 1846 мөрәҗәгать килгән, шуларның 896сы язмача һәм 950се телдән. 2016 ел белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр 25 процентка арткан. “Татфондбанк” белән булган хәлләр дә мөрәҗәгатьләр артуына китергән.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе җир-мөлкәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы, 25 процентка якыны – контроль-күзәтчелек чаралары, 17 проценты – дәүләт контрактлары, аренда килешүләре һәм муниципалитетлар белән башка килешүләр буенча хакимият органарының килешү бурычларын бозуына кагылышлы.

Тимур Нагуманов быел республикада федераль уполномоченный аппараты тарафыннан булдырылган тагын бер институт – “Бизнес корупциягә каршы” иҗтимагый процедуралар үзәге эшли башлаячагын әйтте. Үзәк бизнесны нигезсез җинаять эзәрлекләвеннән хокукый төстә якларга тиеш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100