news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагуманов эшлеклелек ягыннан актив һәм сүлпән районнарны атады

Ул республиканың муниципаль районнарында эшлекле климатны тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Биектау, Теләче, Кукмара районнары Татарстанда эшлеклелек активлыгы рейтингының алгы сафында. Бу хакта бүген Казанның “Пирамида” комплексында узган Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында билгеле булды.

Татарстан Президенты карамагындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов республиканың муниципаль районнарында эшлекле климатны тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Кайбыч, Әтнә, Лаеш, Алабуга, Арча, Балык Бистәсе, Балтач, Баулы районнары, Яр Чаллы шәһәре, Әлки районыннарында да эшлеклелек ягыннан мохит яхшы.

Аксубай, Кама Тамагы, Яшел Үзән районнары соңгы баскычларда. Мамадыш, Лениногорск, Түбән Камада да хәлләр мактанырлык түгел. Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин һәм Әлмәт районы җитәкчесе Айрат Хәйруллин Президентка үз муниципалитетларында эшлекле климатны яхшырту программаларын тәкъдим итте.

Әлмәт рейтингта 22 нче урында. Айрат Хәйруллин әйтүенчә, административ каршылыклар блогында сораштырылган кешеләрнең 83 проценты хакимият органнары тарафыннан тикшерүләр еш булуын күрсәткән. “Быел эшмәкәрләр белән очрашып, шул киртәләрне киметү юнәлешендә эш алып барыла. Ел башыннан салынган штрафлар суммасы, былтыргыга караганда, 30 процентка кимрәк”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100