news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагуманов чираттагы ялга кайткан хәрби хезмәткәр белән очрашты

Тимур Нагуманов чираттагы ялга кайткан хәрби хезмәткәр белән очрашты
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов чираттагы ялда булган хәрби хезмәткәр белән очрашты. Махсус хәрби операция зонасында булганда хәрби яу кырында тәвәккәллек, кыюлык һәм батырлык күрсәтә, егетләрне коткара һәм дошман һөҗүм сызыгын боза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Бүгенге көндә Александр танк взводы командиры булып тора. Үзенең батырлыклары өчен дәүләт бүләкләре Батырлык ордены һәм батырлык өчен медале белән бүләкләнә.

Алар көнкүреш мәсьәләләре турында да сөйләштеләр. Сораулар һәм үтенечләр махсус контрольгә алынды.

«Хәрби операция зонасындагыларга күтәренке рух һәм тизрәк өйләренә кайтуларын телим. Хезмәтегез һәм Ватаныбызны саклаганыгыз өчен рәхмәт сезгә!» - дип билгеләп үтте район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100