news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Нагуманов: "Бүген иң мөһиме - икътисадның барлык үзгәрешләренә тиз һәм актив реакция ясау"

Аның сүзләренә караганда, ТР Президенты юлламасында белдергән бурычлар чынга ашырылсын өчен, бизнес белән хакимият арасында диалог булырга тиеш

 (Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Соңгы вакытта Татарстандагы барлык процесслар да кече һәм урта бизнесны үстерүгә уңай йогынты ясый. Аерым алганда, бизнес белән хакимият арасындагы диалогны киңәйтүгә юнәлдерелгән күп санлы программалар эшләнгән.

Бүген ТР Президенты еллык юлламасы игълан ителгән бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышыннан соң ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов фикер уртаклашып, шулай диде. "Хәзер Президент каршындагы Советны формалаштыру эшләре алып барыла - ул бизнес белән хакимият мөнәсәбәтләрен һәм аралашу сыйфатын яхшыртучы орган булачак. Бүген иң мөһиме - икътисадның барлык үзгәрешләренә тиз һәм актив реакция ясау кирәк. Шул ук вактта бизнес, дәүләткә караганда, мобильрәк. Татарстан проблеманы күреп бизнеска ярдәм итәрлек карар кабул итүе белән аерылып тора", - диде Т.Нагуманов.

Шулай ук Татарстанда техник кораллану, читтән кергән товарларны алмаштыру процесслары эшли. "Иң мөһиме - артта калмау. Бизнесны ишетергә, даими аралашырга, аннан инициативалар таләп итәргә кирәк, хәер, бездә Президент җитәкчелегендәге команда шуның белән шөгыльләнә дә инде. Бүген, Рөстәм Миңнеханов юлламасында белдергән бурычлар чынга ашсын өчен, бу процессларны киңәйтү һәм яхшырту - бүгенгә башлангыч юнәлеш", - дип ассызыклады Нагуманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100