Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Камалетдинов: Юлламада укытучыларга, фермерларга, тренерларга басым ясалу – мөһим
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасында социаль мәсьәләләргә, шулай ук икътисадның барлык якларын үстерүгә зур игътибар бирүе бик мөһим. Бу фикерне «Татар-информ»га Россия хәрби-тарихи берләшмәсе башкарма директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов әйтте.
«Миңа калса, фермерларга, укытучыларга, тренерларга басым ясалуы яхшы булды – гражданнар халыкның шушы вәкилләренә тиңләшергә тиеш. Хәрби һәм хезмәт батырлыгы булачак киләсе елның мөһимлеген аерым әйтәсе килә. Чөнки Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында да фронт өчен актив эшләгән, хәзер махсус операция чорында да хәрбиләргә булышу өчен эшли», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз