Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Какохо: Иҗтимагый палата күзәтүчеләре «алтын стандарт» чек-битләре буенча эшли
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм җәмәгать контроле комиссиясе рәисе Тимур Какохо җәмәгать күзәтүчеләренең сайлау участокларында эшне тавыш бирү башланганчы ук башлап җибәрүен сөйләде. Какохо сүзләренчә, укыту вакытында барлык күзәтүчеләргә дә махсус чек-битләр бирелгән.
«Бу – күзәтүченең «алтын стандарты». Анда сайлау комиссиясе эшен бәяләү критерийлары күрсәтелгән. Күзәтүчеләр иртән участокларга килде, шул критерийлар буенча тикшерде һәм булган мәгълүматны Вазгыять үзәгенә тапшырды. Участок сайлау комиссиясе рәисләренә карата тәкъдимнәр яки искәрмәләр булса, алар шунда ук әйтелде һәм шул ук вакытта төзәтелде, – дип аңлатты Тимур Какохо.
Аның сүзләренчә, иртән кайбер участокларда чиратлар да булган.
«Без кешеләрнең тавыш бирергә килүен күрдек. Кайбер сайлау участокларында хәтта эш көне башланганчы ук тавыш бирергә теләүчеләрдән чиратлар бар иде», – диде ул.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз