news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Кадыйров сайлауга бармау киләчәгеңне уйламау дип саный

Халыклары ассамблеясенең яшьләр юнәлеше җитәкчесе сайлауга бару Россиядә яшәүче һәр гражданинның бурычы икәнен әйтте.

Тимур Кадыйров сайлауга бармау киләчәгеңне уйламау дип саный
protatarstan.ru

(Казан, 16 март, "Татар-информ", "Татарстан"). Татарстан Халыклары ассамблеясенең яшьләр юнәлеше җитәкчесе Тимур Кадыйров сайлауга бармау киләчәгеңне уйламау дигән фикердә булуын әйтте.

"Сайлауларга барам, алай гына да түгел, бу Россиядә яшәүче һәр гражданинның бурычы дип саныйм. Бармау, димәк, киләчәгеңне уйламау дигән сүз. Кемнеңдер карары белән килешү, шуңа сүзсез генә риза булу.

Мин, нигездә, Татарстандагы Үзбәкстан яшьләре белән эшлим. Үзем дә Үзбәкстанда туып-үскән егет. Казан исә икенче туган шәһәремә әйләнде. Монда бар халыкларга да мөнәсәбәт яхшы, дустанә. Төрки халыклар булган – үзбәк, казах, таҗиклар белән татарларның аеруча уртак яклары күп. Дин бер, гореф-гадәтләр охшаш дигәндәй. Шулай булгач, Татарстанда үзебезне бер дә ят итеп хис итмибез.

Яшьләребезнең актив тормыш белән яши. Төрле бәйрәмнәр, фестивальләр, дисеңме… Әле менә 21 мартта булачак “Үзбәк гүзәле” конкурсына әзерләнәбез. Күптән түгел “Таҗик гүзәле” үтте. 24 мартта булачак “Нәүрүз” бәйрәмен оештыруда да актив катнашабыз. Кыскасы, күңелле яшибез", - диде Тимур Кадыйров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100