Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Кадыйров: Путинның сайлаулар турындагы карары күп кенә мөһим сорауларга җавап булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карары күп кенә мөһим сорауларга җавап, Россиянең суверен һәм социаль дәүләт буларак саклануына өстәмә гарантия булды. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров шундый фикер белдерде.
«Бу бүгенге көндә, бигрәк тә Россия белән булган ситуация — Көнбатыш тарафыннан моңарчы күрелмәгән басым, санкцияләр шартларында мөһим. Әлбәттә, без Президентыбызны һәм аның сайлану теләген хуплыйбыз. Бүген бу кирәк дип саныйбыз, чөнки безгә Россиянең киләчәге мөһим», — диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Кадыйров билгеләп үткәнчә, Россиянең киләчәге хәзер күбесенчә бөтен күпмилләтле халык ярдәме белән махсус хәрби операциянең алгы сафларында хәл ителә. «Президентыбыз белән җиңү булачагына ышанам, тулаем алганда, илнең икътисади үсеше, Россия гаиләләренә ярдәм итү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу курсы дәвам итәчәк», – дип ассызыклады ул.
Россиядә яшәүче төрле халык вәкилләре өчен мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау буенча барлык шартлар да тудырыла, дип өстәде спикер.
Элегрәк Россиянең дәүләт башлыгы Владимир Путин үзенең яңа президентлык срогына тәкъдим ителү планнары турында белдергән иде. Үз карары турында ул Ватан Геройлары көне уңаеннан узган тантанада Донецк Халык Республикасы парламенты спикеры Артем Жога биргән сорауга җавап итеп хәбәр итте.
Россия Президентын сайлаулар киләсе елда узачак һәм өч көн — 15-17 мартта дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз