news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Кадыйров: Путин фикере белән килешәм, Россия – конфессияара тынычлыкның ачык үрнәге

Татарстан бөтен Россия өчен конфессияара һәм милләтара татулыкның ачык үрнәге булып тора. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре ассамблеясы директоры Тимур Кадыйров шундый фикерен белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арина Потапова яза.

РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә вакытында һәм матбугат конференциясендә белдергәнчә, россиялеләр моны дөньяның башка континентлары алдында Россиянең көндәшлеккә сәләтле өстенлеге дип саный.

«Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре – конфессияара һәм милләтара тынычлык һәм татулыкның ачык үрнәге. Безнең республика халыклар арасында тынычлык һәм татулыкны саклау буенча үрнәк булып тора. Россия төбәкләренә бу тәҗрибәне исәпкә алырга һәм таратырга кирәк. Президентның илебезнең күпконфессиялелеге – гаять зур өстенлек дигән фикере белән тулысынча килешәм», - диде ул.

Путин билгеләп үткәнчә, традицион дин вәкилләре этнослар арасында үзара мөнәсәбәтләрне саклауга зур өлеш кертә.

«Илебездә татулык хөкем сөргән вакытта бездә тыныч булачак, - диде Кадыйров. – Төрле этнос һәм дин вәкилләре арасында үзара мөнәсәбәтләрне саклауда хакимиятнең барлык органнары, гражданлык җәмгыяте, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты, милли берләшмәләр тарафыннан зур эш алып барыла. Безнең җитәкчелек Татарстанда милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Шундый системалы эш вакытында без дәүләт башлыгының сүзләрен тулысынча раслыйбыз», - дип сүзен төгәлләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100