news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимур Кадыйров: «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале рухи кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән

Иртәгә, 12нче июньдә, Россия көне кысаларында Казан Кремлендә «Мәдәниятләр мозаикасы» Республика этноконфессиональ фестивале узачак. Ул сәгать 11.00 дә халыклар дуслыгы парадыннан башлана, аннары сәгать 15.00 гә кадәр Кремльнең Гавами урыннары ишегалдында дәвам итәчәк.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров хәбәр итте. «Фестиваль рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, халыклар дуслыгына, берлегенә юнәлдерелгән, мәдәни һәм тел төрлелеген саклап калу, популярлаштыруга юнәлдерелгән», –диде Тимур Кадыйров.

Фестивальнең программасы бик эчтәлекле. Башта тантаналы төстә халыклар йөреше оештырыла. Аннары Казан Кремлендә милли утарлар, осталар ярминкәсе, мастер-класлар, халык уеннары узачак. Тимур Кадыйров әйтүенчә, барлык гореф-гадәтләр, милли кухня турында катнашучылар рус һәм үз милли телләрендә сөйләп тәкъдим итәчәк.

«Кызыклы лекторий көтелә, фикер алышу өчен өч тема билгеләнгән. Концерт программасында төрле милләтләр чыгыш ясаячак. Фестивальгә бара алмаганнар өчен Татарстан Республикасының рәсми аккаунтында, Халыклар ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты аккаунтларында онлайн-трансляция оештырыла», – диде Тимур Кадыйров.

news_right_1
news_right_2
news_bot