Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимур Әхмәтҗанов аутизмнан интегүче балалар проблемасы турында комикс чыгарган
Китап Лондонда, хәйриячеләр акчасына дөнья күргән.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Рәссам Тимур Әхмәтҗанов Лондонда «Илиш и плетеные истории» дигән комикс бастырып чыгарган. График романда Илиш исемле малай хакында бәян ителә, ул кешеләр белән аралашу һәм социализация проблемаларын җиңеп чыга. Шул рәвешле, рәссам аутизмнан интегүче балаларга игътибар җәлеп итәргә тырышкан.
«Комикс ярдәмендә рәссам шундый үзенчәлекләргә ия балалар проблемасына игътибарны җәлеп итәргә тели», - дип искәрттеләр Евразия иҗат гильдиясендә.
Рәссам комикс өчен сюжетны азәрбайҗан язучысы Камран Салаев китабыннан алган. Китап хәйриячеләр акчасына нәшер ителгән – краудфандингта 25 илдән 220 кеше катнашкан. Комиксны быелның 28 ноябрендә онлайн-тәкъдим итү күздә тотыла.
Комиксның инглиз телендәге версиясенә онлайн-кибетләрдә алдан заказ бирергә мөмкин. Китап сатудан кергән табышның бер өлешен аутизмнан интегүче балаларга ярдәм итә торган оешмаларга күчерәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз