Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Әүһәдиев: Узган яллардагы явым-төшемнәр безне нормага якынайтты
Норма буенча кар катламы 23-24 см булырга тиеш, хәзер ул 18 см тәшкил итә, диде ул.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган шимбә-якшәмбедә яуган кар күпмедер күләмдә нормага якынайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев әйтте.
«Бу арада „кар аз“ дип сөйләштеләр. Былтыргы кебек аз булмаса да, бераз борчылу бар иде. Норма буенча кар катламы 23-24 см булырга тиеш, хәзер ул 18 см тәшкил итә. Узган шимбәдә 11 см кар ятты, якшәмбе тагын 4 см өстәлде. Бу явым-төшемнәр безне нормага якынайтты», — диде Тимур Әүһәдиев.
Аның сүзләренчә, «алдагы ун еллыкта да карлы кыш нәрсә икәнен онытмаячакбыз». «Кар катламының уртача биеклеге соңгы елларда бераз арта бара, бары тик карлы көннәр генә кими», — диде доцент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз