Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимур Әүһәдиев: Ел дәвамында Татарстанда 50 мм явым-төшем җитми калды
Ноябрьне исәпкә алмасак, 10 ай дәвамында 100 мм явым-төшем җитмәгән, гәрчә норма 550 мм булса да.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев әйтүенчә, ноябрьдәге явым-төшемнәрне исәпкә алып, ел дәвамында Татарстанда 50 мм явым-төшем җитми калган.
Ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә 2021 ел җәе коры килгәнен искәртте. «Майдан августка кадәр аномаль җылы айлар торды, һава торышы эссе булды, явым-төшем дә җитмәде. Майда һава температурасы июньнең уртача нормасын да арттырды. Без быел дүрт җәйге ай кичердек. Быел Казанда җәй 21 көнгә озынрак булды», — диде.
Тимур Әүһәдиев явым-төшем дә җитмәгәнен әйтте. «Май–июнь явым-төшемгә саран булды, июльдә яңгырлар яуды, ләкин җәй башындагы ихтыяҗны каплый алмады. Ноябрьне исәпкә алмасак, 10 ай дәвамында 100 мм явым-төшем җитмәде, гәрчә норма 550 мм булса да. Ноябрьдә явым-төшемнәрне кертеп, ел дәвамында 50 мм дан артык явым-төшем җитми дип исәпләнә», — диде.
«Быелгы февраль дә экстремаль салкыннары белән тарихка кереп калачак. Декабрь дә салкын булды, нәтиҗәдә быелгы кыш иң салкын дистәләгән кышлар исемлегенә керде», — диде КФУ галиме.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз