Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Бекмамбетов Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча курчак спектакле чыгара
Мәскәүнең Милләтләр театры сәхнәсендә «Хуҗа Насретдин» спектакле куела.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милләтләр театрының Кече сәхнәсендә Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча «Хуҗа Насретдин» спектакле чыга. Бу хакта автор үзе хәбәр итте.
Спектакльне танылган кинорежиссёр Тимур Бекмамбетов чыгара. Премьера 17 һәм 18 декабрь көннәренә билгеләнгән.
«Хуҗа Насретдин» инсценировкасы «Свияжск АРТель» театраль лабораториясе өчен махсус язылган иде. Әлеге лабораторияне «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды Свияжскида уздыра. Тимур Бекмамбетов режиссёр буларак эскиз әзерләргә чакырылган иде.
Теманы дәвам итеп, Тимур Бекмамбетов әлеге инсценировка буенча курчак спектакле куйган. Алар Илгиз Зәйниев белән инсценировка автордашлары. Курчакларның авторы — «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Анна Викторова.
Әсәр геройлары танылган артистлар тавышы белән сөйләшә. Хуҗа Насретдин тавышын Константин Хабенский, Ишәк тавышын — Евгений Миронов, Мәхәббәт тавышын Чулпан Хаматова яздырган.
«Хуҗа Насретдин» — Илгиз Зәйниевның рус телендә язылган беренче инсценировкасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз