Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Бекмамбетов берничә ил катнашында «Хуҗа Насретдин» анимацион фильмын әзерли
Тимур Бикмамбетов Үзбәкстанда Хуҗа Насретдин турында анимацион фильм төшерергә җыена. Проект Казахстан белән берлектә эшләнә. Оештыручылар аңа Татарстан да кушылырга мөмкинлеген әйтә.
«Тимур Бикмамбетов зур проектка алынды. Аның инициативасы белән Үзбәкстанда анимация мәктәпләре ачылды һәм шул студияләр белән анимацион фильм әзерләнәчәк», - диде Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте идарәсе рәисе, Үзбәкстанның кинематография агентлыгы җитәкчесе Фирдәвес Абдулхаликов.
2021 елның октябрендә Ташкент халыкара кинофестивале кысаларында Үзбәкстанның кинематография агентлыгы, «Казахфильм» киностудиясе һәм Тимур Бекмабетовның Bazelevs киностудиясе арасында уникаль анимацион проект булдыру турында килешү төзелгән иде.
Фото: © Үзбәкстанның кинематография агентлыгы матбугат үзәге
Урта Азиянең матбугат чаралары язуынча, Тимур Бекмамбетов очрашуларда әлеге проектка Татарстан һәм Пермь дә кушылачагы турында да әйткән.
«Әлеге проект анимация мәктәбе булуы белән уникаль. Яшьләр анимация аша мәдәни мирасны өйрәнә», ди Фирдәвес Абдулхаликов.
Үзбәкстанда ачылган анимация мәктәбенең презентациясе Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» халыкара конгрессында тәкъдим ителде.
Әлеге халыкара чара программасында «Хуҗа Насретдин» кинопроектын Тимур Бекмамбетовның үзе презентацияләве каралган иде. Әмма соңгы минутларда аның катнаша алмавы билгеле булды. Проект турында Голливудта эшләүче танылган үзбәк кинорежиссеры Баходыр Юлдашев әйтеп узды.
- 22-24 июльдә Сәмәркандта «Үзбәкстанның мәдәни мирасы - яңа Ренессанс нигезе нигезе» халыкара конгрессы үтте. Анда махсус чакыру белән Татарстан вәкилләре дә катнашты.
- Кинорежиссер һәм продюсер Тимур Бекмамбетов Мәскәүнең Милләтләр театрында «Хуҗа Насретдин» курчак спектаклен чыгарган иде. Әлеге спектакль «Алтын битлек»кә ия булды. Спектакльнең пьесасын Тимур Бекмамбетов Илгиз Зәйниев белән берлектә язган.
Фото: © Владимир Васильев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз