Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимур Акулов соңгы әңгәмәсендә: Мин Татарстаныбыз өчен бик шат
Татарстан Президентының бүген вафат булган элеккеге ярдәмчесе соңгы интервьюсын "Татар-информ" агентлыгына биргән.
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов, вафаты алдыннан соңгы интверьюны “Татар-информ” агентлыгына биргән һәм әңгәмә вакытында Татарстан өчен бик шат булуын белдергән булган.
“Мин безнең Татарстан өчен бик шат, телевизор караган саен сөенәм: предприятиеләр ачыла, Алабуга махсус икътисади зонасы эшли, Менделеевск заводы эшли – барысы да эшли”, - дип әйткән Тимур Акулов.
Интервьюда Тимур Акулов санкцияләрнең Татарстанга югарырак дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итүе, туксанынчы елларда республиканың тышкы элемтәләре, Шәймиевның чит илләргә сәфәрләре, Әфганстанга баруы турында сөйләгән.
"Татар-информ" бүген, 2 майда, Дәүләт Думасының алтынчы чакырылышы депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды дип хәбәр ите.
Әңгәмәнең тулы тексты Интертат.татар сайтында укырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз