Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимирясева: Татарстанда Президент сайлауларында хокук бозу очраклары теркәлмәде
Җәмәгать күзәтү үзәге Татарстанның сайлау участокларында хокук бозулар теркәмәгән. Аларның барысына да тавыш бирүчеләр күпләп килә, дип сөйләде «Казанские ведомости» газетасына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Виталий Тимирясов исемендәге КИМ ректоры Асия Тимирясова.
«Җәмәгать күзәтү үзәгендә эш дәвам итә. Бүген иртәнге сигездә мин җәмәгать күзәтү үзәгендә эшли башладым. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, без камералардан күргән Татарстан участокларында иртәдән үк актив эш башланды. Сайлаучылар саны бик күп. Хокук бозулар теркәлмәде», — дип сөйләде басманың әңгәмәдәше.
Аның әйтүенчә, Татарстанда сайлауларда җәмәгать күзәтүе өчен инфраструктура бик яхшы эшләнгән. Шулай итеп, җәмәгать күзәтүе үзәгендә видеостена эшли. Экраннардан сайлау процессын онлайн рәвештә күзәтергә мөмкин.
Җәмәгать күзәтүчесе, блогер Алина Гималтдинова сүзләренчә, республикада сайлаулар актив, уңай рухта һәм тыныч уза. «Минемчә, уңай рух сизелеп тора: социаль челтәрләрдә, мәсәлән, сайлауга килгән гаиләләрнең фотолары күп. Сайлау участокларында эшләүче блогерларга да язылдым. Сайлаучылар арасында яшьләр күп», – ди ул.
Аның сүзләренчә, казанлыларда булачак концерт зур кызыксыну уята.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
- Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
- Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз