news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимерюлчылар һәм транспорт милициясе балалар травматизмын кисәтү буенча рейд үткәрә

Каникуллар чорында балалар һәм үсмерләрнең тимер юлларда бәхетсезлек очракларына юлыгып травма алу очраклары арта

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Горький тимер юлының Казан бүлегендә “Тимер юл - югары хәвеф зонасы” дигән акция старт алды. Аның максаты - җәйге каникуллар чорында тимер юл транспортында балалар травматизмын кисәтү. Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, нәкъ менә каникуллар чорында балалар һәм үсмерләрнең тимер юлларда бәхетсезлек очракларына юлыгып, травма алу очраклары арта.
Агымдагы ел башыннан Горький магистрале территорияләрендә 93 кеше тән җәрәхәтләре алып, 63 очрак үлем белән тәмамланган. Имгәнү алучыларның 2 се балалар. Моннан тыш, вагон түбәсенә менгән ике үсмернең электр тогынан гомере өзелгән. Узган ел тимер юлларда барлыгы 14 бала һәм үсмер травма алып, шуның 8 е үлгән.
Акция барышында тимер юл һәм транспорт милициясе хезмәткәрләре магистральләр аша чыгу рөхсәт ителмәгән урыннарга рейдлар оештырачак, профилактик-аңлату эшләре алып барачак. ММЧ вәкилләре дә җәлеп ителгән шундый рейдларның берсе 20 май көнне үткәрелә.




news_right_1
news_right_2
news_bot