Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тимерхан Шәйхетдинов: Халыкның мөһим темаларга уйлыйсы, баш миен кайнатып утырасы килми
Быел апрельдә IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы була. Әлеге форумга әзерлек уңаеннан медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәл узды. Анда катнашкан «Хозур-ТВ»ның «Фарук» подкасты алып баручысы Тимерхан Шәйхетдинов татар яшьләре өчен мәгълүмат җиткерү ысуллары турында фикерләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Дәүләт оешмалары булсынмы ул, коммерция оешмаларымы – биредә үзенә күрә бер аудитория ясый алабыз. Мәсәлән, сырхауханәләрдә яки дәүләт оешмаларында чиратта утырган халык өчен, биредә татар журнал-газеталаран сатып алу нокталарын оештырырга була. Бу – үзенә күрә бер үсеш кыры булыр иде.
Хәзерге яшьләр интеллектуаль темаларга багышланган материаллар белән кызыксынмый. Озак видеолар карарга, тирән мәгънәле язмалар укырга түземлекләре җитми. Ни кызганыч, бик тар фикерлибез, кыска видеолар рәвешендә генә булган мәгълүматны кабул итәбез. Халыкның мөһим темаларга уйлыйсы, баш миен кайнатып утырасы килми. Гади, тормышчан материалларга ихтыяҗ күбрәк, – ди ул.
Медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Айзилә Абдрахманова язды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз