news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимерхан Шәйхетдинов Татарча Википедия бәйгесе җиңүчеләрен атады

Җиңү яулаган кешеләргә акчалата премия һәм «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәте бренды предметлары бирелә.

Тимерхан Шәйхетдинов Татарча Википедия бәйгесе җиңүчеләрен атады
Рамил Гали

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сәләт клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында Татарча Википедия бәйгесе җиңүчеләрен котлады.

Интернетта авторларның тулы исемнәре язылмау сәбәпле, берничә җиңүченең тулы исеме әйтелмәде. Мәдәният номинациясендә иң шәп мөхәррир Фәрхәт, иң шәп автор Илнур әфәнде, фән номинациясендә иң шәп автор Алсу Зарифова, тарих номинациясендә иң шәп мөхәррир Әмир, иң шәп автор Айсылу Шәйдуллина булып танылды, диде Шәйхетдинов. Иң яхшы мөхәррир дә билгеләп үтелде, әмма аның исемен әйтеп үтелгән сәбәп аркасында атый алмадылар.

Тимерхан Шәйхетдинов сүзләренчә, былтыр күбрәк мәктәп укучыларыннан мәкаләләр килсә, быел студентлар, чит илләрдә яшәүче кешеләр катнашкан. «Сыйфат күрсәткече артты, безгә дә эш азрак туры килде. Узган ел Википедия форматын аңламаучылар күзәтелгән иде", - ди ул.

Тимерхан Шәйхетдинов татар фәнен үстерүче кешеләргә рәхмәт. Һәр җиңүчегә биш мең сумлык акчалата премия һәм „Мин татарча сөйләшәм“ хәрәкәте бренды предметлары бирелде.

«Өч номинация: фән, тарих һәм мәдәният булды. „Иң шәп автор“ һәм һәм „шәп мөхәррир“ бүлекләрендә барлыгы алты кеше җиңде. Егермедән артык сыйфатлы мәкалә язылды, ике йөз меңнән артык төзәтмәләр кертелде», — дип сөйләде Сәләт клубы президенты.

Сәләт ВикиМәктәбе татар телле балаларны һәм яшьләрне Викимедиа проектлары: Википедия, Викиҗыентык һәм Викихәбәрләр заманча мәйданчыклары белән таныштырып укытуга юнәлгән. Проект бурычлары: татар телле яшьләрне Викимедиа проектлары бирә торган мөмкинлекләрне куллануга өйрәтү, татар телендәге ирекле белемнәрне күбәйтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100