news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимерхан Шәйхетдинов "Сәнгать берләштерәме?" дискуссиясендә сәнгатьнең төп максатын атады

"Безнең фикер" дебаты җитәкчесе Ислам мәдәнияте музеенда сәнгатькә кагылышлы дискуссияне алып барды.

Тимерхан Шәйхетдинов "Сәнгать берләштерәме?" дискуссиясендә сәнгатьнең төп максатын атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Безнең фикер" дебаты җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов сәнгатьнең төп максатын кешенең рухи ихтыяҗын канәгатьләндерүдә дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Кол Шәриф мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда үткән "Сәнгать берләштерәме?" дискуссиясе барышында сөйләде.

Тимерхан Шәйхетдинов фикеренчә, сәнгать берләштерә дә, аера да. "Кеше үз тормышында сәнгатькә никадәр өлеш кертсә, сәнгатьнең кешегә йогынтысы да шулкадәр була. Сәнгатьнең төп максаты аеру яки берләштерү түгел, ә кешенең рухи ихтыяҗын канәгатьләндерү", - диде ул хәбәрчегә.

"Сәнгать берләштерәме?" дискуссиясендә спикерлар сәнгатьнең барлыгын, аның үсештә булуын, төрле формаларда тәкъдим ителүен искәртте. "Сәнгатьнең берләштерүе яисә аеруы кешенең үзеннән тора, - ди алар.

Спикерларның берсе Гөлназ Әлмәнова мәгърифәт һәм мәдәният проблемаларын күтәрде. "Кеше никадәр күбрәк белсә, сәнгатьне шулкадәр җиңелрәк аңлый ала. Сәнгать аермый да, берләштерми дә. Ул бар гына. Сәнгатьне кеше төрлечә кабул итә, анысы һәркемнең үзеннән тора", - ди ул.

Хореограф Нигина Низамиева, сәнгатьнең бер юнәлеше буларак, хореографиянең музыка, драматургия һәм биюне берләштерүен сөйләп узды.

"Кешеләр, субъектив фикерләрен җиткерер өчен, аерылырга һәм берләшергә мөмкиннәр, ә сәнгать ничек тәрбия бирә, шулай ук яши һәм кешеләрне илһамландыра", - дигән нәтиҗәгә килделәр дискуссиядә катнашучылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot