news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимергали Юлдашев: Хаҗга өченче тапкыр барсам да, беренче тапкыр барган кебек каушата

Казанның "Сәлах" мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев, 49 кешелек төркем җитәкчесе буларак, бүген Хаҗ сәфәренә кузгала. "Хаҗга өченче тапкыр барсам да, һәрвакытта беренче тапкыр барган кебек каушата", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Ул сәфәргә кадәр берничә атна алдан бөтен кирәк-яракларны, Хаҗ киемнәрен, дога китапларын әзерләп куйганын, иң мөһиме, үзен психологик яктан әзерләгәне турында сөйләде. Хаҗ сәфәре өчен төп шартларның берсе - коронавирустан сертификат. "Аны сорыйлар, ансыз булмый. Бу мәсьәләдә барысы да яхшы", - диде Тимергали хәзрәт.

"Хаҗ сәфәре җиңелләрдән түгел. Анда барганда, кеше рухи яктан да, матди яктан да, физик яктан да әзер булырга тиеш. Хаҗга кадәр җәяү күп йөрергә кирәк. Сәламәтлекне дә тикшереп барырга кирәк - кан басымы, эч авыртулары, башка хроник чирләрдән интегүчеләр бар. Шуларны күздә тотып, кирәкле даруларыңны да аласың. Кеше бар яктан да әзер булырга тиеш - психологик яктан да, сәламәтлек ягыннан да", - дип белдерде Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Ул ерак сәфәр алдыннан курку хисе булуын да билгеләп узды. Хәзрәт сүзләренчә, Хаҗ сынауларын, йолаларны дөрес үтәргә кирәк, ялгышлыклар кылырга ярамый. 

"Әгәр бик зур ялгышлыклар кылсаң, хаҗ кылу кабул булмавы да бар. Хаҗны дөрес үтү мөмкинлеге булырмы, бөтен йолаларын дөрес итеп үтә алырлык хәлдәме икән дигән борчу бар. Хаҗ кабул булсын өчен, бөтен яктан да әзер булу кирәк", - дип ассызыклады имам-хатыйб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100