news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимергали хәзрәт Юлдашев мәчет янында биегән яшьләрне орышу дөрес түгел дип саный

«Саләх» мәчете имам-хатыйбы сүзләренчә, мәчет фонында биегән өчен орышкан очракта, яшьләр Ислам диненнән читләшергә мөмкин.

Тимергали хәзрәт Юлдашев мәчет янында биегән яшьләрне орышу дөрес түгел дип саный
Владимир Васильев

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев мәчет фонында биегән яшьләрне орышырга кирәк түгел дип саный.

«Әлбәттә, Кол Шәриф мәчете янында бию дөрес түгел, моны берничек тә аклап булмый. Әмма моның өчен яшьләрне теләсә нәрсә әйтеп орышу да дөрес түгел. Кеше безнең динне аңламаска, белмәскә мөмкин. Бәлки ул Кол Шәриф янында төшәм дип тә биемәгәндер, нияте дә икенче булгандыр. Андый кешегә каты бәрелергә ярамый. Һәркем үзе өчен җавап бирә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тимергали хәзрәт Юлдашев сүзләренчә, мондый яшьләр белән тыныч итеп сөйләшергә кирәк. 

«Социаль челтәрләрдә мөселманнар язган комментарийларны укып шаккатам. Бик кискен язалар. Мондый каты бәрелүләр наданлыктан килә. Кеше андый фикерләрне укып, диннән бөтенләй качарга мөмкин. Динебез гаугага түгел, ә мәрхәмәтлелеккә, тынычлыкка өнди. Кирәк икән очрашып чәй эчегез, мәчеткә чакырыгыз. Мәчет янында биергә ярамаганын тыныч, матур итеп аңлатырга кирәк», — диде Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы.

Моңа кадәр яшьләр үзләренең социаль челтәрләрләрендә Кол Шәриф һәм башка мәчет фонында биеп төшкән видеоларын урнаштырган иде.



Галерея: «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмәдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100