news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимергали хәзрәт Юлдашев - Кеше үз исеменнән хәдис сөйләсә, урыны җәһәннәмдә булыр

Ватсап мессенджеры аркылы таратылган хәдисләргә дин әһеле аңлатма бирде.

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Соңгы көннәрдә ватсап мессенджеры аркылы хәдисләр таратыла башлады. Мөселман җәмәгатьчелеге, бу уңайдан шик белдереп, фикер алыша - таратыла торган хәдисләр, чыннан да, Мөхәммәд  саләллаһу галәйһи вәссәлләмнең мирасымы, алар дөреслеккә туры киләме-килмиме. Мәсәлән, хәдисләрнең берсе түбәндәге эчтәлекле:

Әлеге хәдисләрнең дөреслеккә туры килү-килмәвен ачыклау өчен, «Татар-информ» мәгълүмат агентылыгы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашевка мөрәҗәгать итте.

«Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Мондый хәдисләр, чыннан да, билгеле түгел. “Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бу хәдисне әйткән” дип раслау – үзе гөнаһ", - диде Тимергали хәзрәт. -   Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) андый ялган мәгълүмат таратучыларны җитди кисәткән. Бер хәдистә пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: “Миңа карата  ялган кылмагыз, ягъни минем әйткән сүзләремә, кылган гамәлләремә карата ялган сөйләгән кеше җәһәннәмгә китәр”, - дигән. “Кем дә кем миңа карата ялганлый ягъни, минем исемемнән әйтә башлый икән, үз урынын җәһәннәмдә эзләсен”, - дигән. Хәдиснең дәвамында пәйгамбәребез (с.г.в.с) сүзләреннән аңлыйбыз ки,  әгәр дә кеше дәлилсез ишеткәнен башка берәүгә ирештерсә, бу - зур гөнаһ була. Шундый замана җитәр, кешеләр ишетмәгән нәрсәләр турында да сөйли башларлар. Кыямәт көнендә аларның да хәлләре бик авыр булачак. Әгәр дә бу хәдис, чыннан да, теге яки бу җыентыкта очрамый икән, Пәйгамбәребез (с.г.в.с) исеменнән үз белгәнеңчә хәдисләр сөйләү зур гөнаһ булып санала. Хәдисләр җыентыгы алтау: имам Бохари, имам Мөслими – иң дөрес хәдисләрдән саналган. Имам Әбү Дауд, имам Тирмизи, имам Нәсәи, имам  Ибне Мәҗә – менә шушы галимнәр  җыйган хәдисләргә генә таянырга мөмкин. Әмма ләкин, янә кабатлыйм: “Кеше үз исеменнән хәдис сөйләсә, урыны җәһәннәмдә булыр”, - дигән пәйгамбәребез (с.г.в.с.). Сак булырга кирәк”.

Хәдис  – Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан әйтеп калдырылган һәм буыннан-буынга күчкән, тирән мәгънәгә ия сүзләр. Рәсүлебезнең фәлсәфәсе дип әйтә алабыз. Хәдисләр  шәригатьнең бер нигезен тәшкил итә. “ Хәдис” сүзе гарәпчәдән  “сөйләшү”, “яңалык” дип тәрҗемә ителә. Хәдисләрне Мөхәммәд пәйгамбәрнең иярченнәре килер буыннарга ирештергән һәм саклаган, махсус өйрәнүче галимнәр аларны җыйнаган. Башта  ул  телдән-телгә күчү юлы белән таралган, ә дәверләр үтү белән, хәдисләр билгеле бер эзлеклелеккә салынып, кәгазьгә теркәлгән, җыентыклар барлыкка килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100