news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимергали хәзрәт Юлдашев: Алдау кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерә

«Ялган — кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр», — ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы.

Тимергали хәзрәт Юлдашев: Алдау кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерә
Владимир Васильев

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Алдау кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерә, ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев.

«Хәдис-шәрифтә: „Ялган — кешене гөнаһка, ә гөнаһ исә җәһәннәмгә илтә. Әгәр кеше даими рәвештә ялганласа, ул Аллаһы Тәгалә каршында ялганчы булып язылыр“, дигән юллар бар. Кеше алдаган вакытта аның күңелендә кара тап барлыкка килә. Аннан соң бу таплар арта һәм күңел тулысынча шушы кара таплар белән каплана», — дип сөйләде Тимергали хәзрәт Юлдашев «Татар-информ»га биргән интервьюда.

Аның сүзләренчә, ялган сөйләүдән сакланырга кирәк.

«Ялган сөйләүдән сакланырга, дөрес сүзле булырга кирәк. Чынлыкта, дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә илтә. Хакыйкатьле кешенең күңеле чиста, саф була, ул дөреслек белән тула. Мондый кеше Аллаһ каршысында тугрылардан булып языла», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100