Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимербулат Кәримов: Мостай Кәрим һәйкәле - тугандаш халыкларның мәхәббәте символы ул
«Казан - Мостай Кәримнең гомере буена яраткан, күңеленә якын шәһәре булды», — диде шагыйрьнең оныгы.
(Казан, 27 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мостай Кәрим һәйкәле бер-берсенә тугандаш халыкларның мәхәббәте символы булсын! Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов бүген Казанда бабасына һәйкәл ачылышында шулай дип әйтте.
Ул бабасының Татарстанга мәхәббәте көчле булганын әйтте. «Мостайның Татарстанга мәхәббәте балачагында Тукай шигырьләрен, аннары пионер чорында Һади Такташ шигырьләрен ишеткәч уяна. Ә 1956 елның августында ул, татар язучылары белән берлектә, Казан вокзалында сөргеннән кайтучы Хәсән Туфанны каршы алу өчен, Уфадан ашыгыч рәвештә Казанга килә. Алар гомерлек дусларга әверелә», — диде.
Тимербулат Кәримов Мостай Кәримнең татар шигъриятенә мәдхия итеп кабул итәрлек «Өч тулпар» шигырен дә укып узды.
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша. — дигән юллар бар анда.
«Казан Мостай Кәримнең гомере буена яраткан, күңеленә якын шәһәре була. Хәсән Туфан, Риза Ишморат, Гариф Ахунов, Бакый Урманче, Сара Садыйкова, Хәйдәр Бигичев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис һәм башкалар — аның өчен якын кешеләр», — диде ул. Тимербулат Кәримов бабасы Мостай Кәримнең Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән дә дуслыгын искә алды.
«Татарстан да Мостай Кәримнең хисләренә битараф калмады. Казанда даими рәвештә аның татар телендә китаплары чыгып килде. Татарстанда аның пьесаларын куймаган театр юк. Безнең гаилә исеменнән Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, скульптор, архитектор, төзүчеләргә шушы сквер өчен рәхмәт!» — дип белдерде Тимербулат Кәримов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз