news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимераякта йөгерү спорты буенча III Бөтенроссия турниры үткәреләчәк

Анда 10 команда көч сынашачак

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 5, 6 декабрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбе стадионында тимераякта йөгерү спорты буенча III Бөтенроссия турниры үткәреләчәк.

«Олимпия өметләре» дигән исемдәге турнирга Муром, Киров, Чабаксар, Ульяновск, Пермь, Димитровград, Дзержинск, Кирово-Чепецк һәм Яшел Үзән шәһәрләре командалары килә, Казан данын исә Вахитов районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән «Тасма» олимпия резервы махсуслаштырылган спорт мәктәбе яклый.

Казан мэриясеннән алынган белешмәдә күрсәтелгәнчә, ярышлар 4 яшь төркеменә (зур яшьтәгеләр, уртача һәм кече яшьтәгеләр, балалар) бүлеп кыз һәм ир балалар арасында 100 м, 200 м, 300 м, 500 м, 1000 м, 3000 м арага аерым-аерым уздырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100