news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Тимер юлчылар травматизмны кисәтү, хезмәтне саклауны камилләштерү юллары хакында сөйләшә
4-6 июнь көннәрендә Казанда йөк һәм пассажирлар ташу хуҗалыгында хезмәтне саклауга багышланган киңәшмә узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). 4-6 июнь көннәрендә Казанда йөк һәм пассажирлар ташу хуҗалыгында хезмәтне саклауга багышланган чара узачак. Горький тимер юлы Казан бүлегенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «Россия тимер юллары» компаниясенә караган тимер юл җитәкчеләре Татарстан башкаласында 3 көн дәвамында травматизмны кисәтү, хезмәтне саклауның алдынгы технологияләре, профилактика чараларына контрольне камилләштерү юллары хакында фикерләшергә җыена.
Киңәшмәдә катнашучылар Казан бүлегендә эшләүчеләр өчен тудырылган хезмәт шартлары белән якыннан танышачак, Юдино станциясендә булачак.
Агымдагы елның беренче 4 ае эчендә Горький тимер юлы Казан бүлегендә хезмәтне саклау чараларына 14 157,5 сум финанслар тотылган. 2007 ел нәтиҗәләренә килгәндә, узган ел Казан бүлегендә травматизмны киметү һәм хезмәткәрләрне хәвефле зонадан чыгаруга 17 млн. 858 мең сум акча тотылган. Бу максатларга киткән чыгымнар, 2006 ел белән чагыштырганда, 23 процентка арткан. Ә эшчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту өчен 16 млн. 842 мең сум сарыф ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot