news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимер юл кассасыннан билет алмаган пассажирлар поездда комиссия түли

"Әгәр комиссия белән юл хакын түләүдән баш тарталар икән, пассажир 10 чакрым зонага исәпләнгән бәяне 50 тапкыр артыграк түли”, – диде Николай Еремцов.

Тимер юл кассасыннан билет алмаган пассажирлар поездда комиссия түли
Александр Эшкинин

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Шәһәр яны поездларында билетсыз йөрүчеләр җәзага тартыла. Бу хакта “Татар-информ”га "Содружество" пассажирлык компаниясенең халык ташуны оештыру һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Николай Еремцов хәбәр итте.

“Әгәр пассажирлар кассадан билет алмый икән, поездга утыргач, 30 сум күләмендә комиссия дә өстәп түләргә тиеш. Инде билет бәясе белән комиссияне дә түләүдән баш тартса, юридик яктан, аңа административ хокук бозу турында акт төзелә һәм ун чакрым зонага исәпләнгән бәяне 50 тапкыр артыграк түли. Мисал өчен, "Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышыннан “Идел елгасы посты” тукталышын алабыз икән, 22 сум юл хакы 50гә артып, 1100 сумны тәшкил итә”, – диде башлык.

Тик шунысы бар, үзе белән шәхесен раслаучы документы булмаса, кешене административ җаваплылыкка тарта алмыйлар. Контролер бары тик “куян” пассажирны икенче тукталышта төшерергә генә хокуклы.

Искәртеп үтик, “Татар-информ” хәбәрчесе бүген "Содружество" пассажирлык компаниясе вәкилләре белән иртәнге рейдка чыкты. Агентлык элегрәк, "Зөя-Яшел Үзән" шәһәр яны маршрутының "753 чакрым" тукталышыннан билетсыз йөрүчеләр күп булу сәбәпле, әлеге тукталыш эшчәнлеген туктатырга мөмкин дип тә хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100