news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимер юл билетларын кире кайтарган очракта 10 проценты тотып калыначак

Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәте тимер юл билетларын кире кайтару өчен түләүне гамәлдәге бәя белән җайга салуны гамәлдән чыгарырга һәм аның чикләрен билет бәясенең 10 процент күләмендә билгеләргә тәкъдим итте, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Монополиягә каршы Федераль хезмәттә кире кайтаруны рәсмиләштерү хезмәте бәясе дәүләт тарафыннан җайга салынуын искәрттеләр, ә 2020 елдан пандемия белән бәйле рәвештә ул минималь күләмгә кадәр киметелде. Бу, хезмәт мәгълүматлары буенча, кайтарулар санының пандемиягә кадәрге чор белән чагыштырганда өч тапкырга артуына китергән.

Проблеманы хәл итү өчен ФАС билетларны кире кайтаруга карата бәя җайга салуны кулланмау турындагы боерык проектын эшләде. Документ пассажир ташучылар файдаланылмаган юл йөрү документының бәясеннән 10 процентка кадәр күләмдә җыем күләмен мөстәкыйль билгели алачагын күздә тота.

Ташучылар мәгълүматы буенча, 2025 елда кире кайтарылган билетлар саны 25 млн нан артып киткән, алардан бары тик 5,9 млн урын гына кабат сатып алына, ә 9 млн тирәсе сатылмаган булып кала. Кайтаруларның яртысыннан артыгы китәргә биш һәм аннан да азрак көн кала рәсмиләштерелә. Инициативаны «Россия тимер юллары» эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кулланучылар советы әгъзалары хуплады.

Үзгәрешләр кабул итү, ФАС бәяләвенчә, билетларны кире кайтарулар санын киметергә, ясалма дефицитны киметергә һәм җитәрлек күләмдә билетлар булуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot