news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимер юл аркылы чыкканда хокук бозган өчен штраф 20 тапкыр артырга мөмкин

Тимер юл аркылы үткәндә хокук бозган өчен штрафны 100 сумнан 2 мең сумга кадәр арттырырга кирәк. Мондый закон проектын Дәүләт Думасына Мәскәү өлкәсе думасы кертте. Проектны РФ Хөкүмәте хуплады, дип хәбәр итә «Российская газета».

РФ Административ хокук бозулар кодексының «Тиешле булмаган урыннарда тимер юл аркылы чыгу» маддәсенә үзгәрешләр кертелде.

Мәскәү тимер юлы мәгълүматлары буенча, 2018 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Мәскәү өлкәсе чикләрендәге тимер юл инфраструктурасы объектларында 2340 бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә 2396 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның 1652се үлгән, диелә аңлатма язуында.

Административ җәза күләме бик кечкенә һәм тиешле профилактик йогынты ясамый, дип саный авторлар.

Проектка Министрлар Кабинеты уңай бәя биргән. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күрсәтелгән хокук бозу факты өчен административ җаваплылык 2007 елдан бирле каралмаган, шул ук вакытта тимер юл транспорты транспорт инфраструктурасы объектларында гражданнарның җәрәхәтләнү дәрәҗәсе буенча югары булып кала», - диелә документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot